2027 елда авыру буенча түләүнең минималь күләме көненә якынча 1 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Төгәл сумма авыру көненә туры килгән айга бәйле. Бу хакта РИА Новостига Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, 2027 елның гыйнвар, март, май, июль, август, октябрь һәм декабрь айларында авыруның бер көне өчен минималь түләү 933,39 сум булачак.
Февральдә көнлек түләү 1033,39 сумга җитәчәк. 30 көнлек айларда – апрель, июнь, сентябрь һәм ноябрьдә – ул 964,5 сум тәшкил итәчәк.
Минималь көнлек пособие күләме минималь хезмәт хакын (МРОТ) тиешле айдагы календарь көннәре санына бүлеп исәпләнә.
МРОТ федераль дәрәҗәдә билгеләнә һәм эшләүче гражданнар өчен минималь керем күләмен гарантияли. Авыру буенча түләүнең күләме хезмәт стажына һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакына бәйле. Шул ук вакытта закон мондый түләүләр өчен минималь чикне билгели.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез