Утырышта төбәкара координация, оештыру комитетын булдыру һәм ике субъект хөкүмәтләре арасында җаваплылык зоналарын бүлү мәсьәләләре җентекләп тикшерелде.
Булачак бәйрәмнең урыны һәм вакыты билгеләнде. Бөтенроссия авыл Сабан туе 2027 елның 26 июнендә Сакмар районы Татар Каргалы авылында узачак дип планлаштырыла.
Үткәрү урынын сайлау тирән тарихи әһәмияткә ия. Татар Каргалы авылына XVIII гасырда Казан сәүдәгәрләре катнашында нигез салына һәм ул республикадан читтә татар мәдәниятенең иң зур тарихи үзәкләренең берсе булып тора. Сабантуйны нәкъ менә монда уздыру төбәкләрнең өзелмәс элемтәсен һәм традицияләрнең дәвамлылыгын ассызыклый, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез