Газетага язылу

2027 елда картлык буенча пенсиягә чыгучылар булмаячак

2027 елда Россиядә яшәүчеләр картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, бу пенсия яшен арттыруның күчеш чорына туры килү белән бәйле.

Бу хакта икътисади аналитик Денис Миролюбов әйтте, дип яза «Абзац» басмасы.

«2023, 2025 һәм 2027 нче елларда беркем дә нәкъ менә шушы календарь елында тиешле яшькә җитми. < > >Ягъни яшь чиге сикереп үтә, һәм бу елларда бер үк вакытта тиешле яшькә җиткән һәм кирәкле стажга ия кешеләр юк», – дип аңлатты белгеч.

Пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 60 яшьтән 65 яшькә кадәр һәм хатын-кызлар өчен 55 яшьтән 60 яшькә кадәр артты. Шул рәвешле, әгәр 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир – атлар 2026 елда пенсиягә чыксалар, 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1963 елгы ир-атлар 2028 елда гына пенсиягә чыга алачак.

«2027 елда пенсия түләүләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы алган, инвалидлык һәм башка ташламалы шартларга ия булганнар исәп тота ала», – диде аналитик.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре