Газетага язылу

2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк

2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр, 1 февральдән һәм 1 апрельдән индексацияләнәчәк, дип белдерде Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында 2027-2029 елларга РФ Федераль бюджеты проекты параметрлары турындагы парламент тыңлауларында. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Киләсе елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдә 2026 ел өчен инфляция дәрәҗәсенә – без аны 6,8 процент күләмендә бәяләячәкбез – һәм 1 апрельдә пенсиянең иминият өлеше хезмәт хаклары үсеше темпы буенча өстәмә рәвештә 3,3 процентка артачак», – диде ул.

Картлык буенча пенсиянең уртача күләме киләсе ел ахырына 29 904 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде Силуанов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре