Бу хакта татарстан Министрлар Кабинетында республиканың 2027-2029 елларда социаль-икътисадый үсеш фаразларының төп күрсәткечләренә багышланган киңәшмәдә республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтте. “2027 елда Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 627,6 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана.
2028 һәм 2029 елларда әлеге күрсәткеч 657,5 миллиард сум һәм 680,4 миллиард сум булыр дип көтелә”, – диде ул. Министр әйтүенчә 2027 елда тупланма бюджет кытлыгы, фаразлар буенча, 8,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез