Газетага язылу

2027 елда уразаның кайчан башланачагы билгеле

2027 елда ураза 8 февральдә башлана.

Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман календарендә күрсәтелә.

2027 елда ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне 8 Мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.

Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торалар. Рамазан аенда кич белән мөселманнар мәчетләргә таравих намазы укырга йөриләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре