2027 елның 1 гыйнварыннан авырган чорда үзмәшгульләргә түләнә торган иминият акчасының күләме 53 мең һәм 37 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Мондый тәкъдим белән Россия Хезмәт министрлыгы чыгыш ясаган. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Үзмәшгульләр һөнәри керемгә салым түләү белән беррәттән, теләкләре буенча иминият кертемнәре дә күчерә ала. Моның өчен алар авырып киткән очракта вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләү алырга хокуклы була.
Хәзерге вакытта иминиятләштерүнең ике варианты бар: 50 мең сумлык иминият суммасы өчен ай саен 1920 сум, ә 35 мең сумлык вариант өчен 1344 сум түләргә кирәк.
2027 елда бу суммаларны минималь хезмәт хакы үсешенә туры китереп арттыру тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, иминият суммасы 53 мең һәм 37 мең сум тәшкил итәргә, ә айлык кертемнәр 2035 сум 20 тиен һәм 1420 сум 80 тиенгә кадәр күтәрелергә мөмкин.
Үзмәшгульләр өчен мондый иминиятләштерү мөмкинлеге 2026 елда гына барлыкка килде. Әлегә ул эксперимент рәвешендә гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез