Газетага язылу

2027 елның мартында Татарстанда вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр

Татарстанда вейплар сатуны тыярга мөмкиннәр. ТР Дәүләт Советында тикшерелә торган закон проектында шулай диелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Аңлатма язуыннан күренгәнчә, законның максаты – халыкны, аеруча яшьләрне никотин куллану нәтиҗәләреннән саклау. Озак вакытлы перспективада халык сәламәтлеге күрсәткечләренең уңай якка үзгәрүе көтелгән нәтиҗә булачак.

Закон үз көченә кергән очракта, чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан кертеләчәк. Алар 2032 елның 1 мартына кадәр дәвам итәр дип көтелә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре