Газетага язылу

2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныфлар өчен тарих фәненнән телдән имтихан кертеләчәк

Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 сыйныф укучылары өчен телдән тарих буенча имтихан кертеләчәк, дип хәбәр итте мәгариф министры Сергей Кравцов.

«Төп дәүләт имтиханы алдыннан 9 сыйныфта тарих буенча телдән имтихан кертү турында карар кабул ителде – барлык укучылар да бердәм телдән имтихан бирәчәк. Ул 2027/2028 уку елыннан кертеләчәк», – диде Кравцов тарихи белем буенча ведомствоара комиссия утырышында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре