Газетага язылу

2028 елда укучылар тарих буенча телдән мәҗбүри имтихан тапшырачак

Россиядә барлык тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча мәҗбүри телдән имтихан гамәлгә керәчәк.

Аны 2028 елның февраль-март айларында тапшырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Аның сүзләренчә, тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарих буенча имтиханны телдән үткәрү планлаштырыла. Имтиханны төп чор кысаларыннан чыгару имтиханнар саны буенча артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итәчәк.

Музаев билгеләп үткәнчә, яңа модельне башта илнең төрле төбәкләрендә сынап караячаклар һәм укытучылардан кире элемтәне исәпкә алып эшләп бетерәчәкләр.

Ул мәктәп укучыларының дөньяга карашын формалаштыруда тарих мөһим роль уйный һәм аларга үз илләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, телдән формат укучының тарихи тәҗрибәгә таянып, үз позициясен ни дәрәҗәдә дәлилли алуын тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре