Газетага язылу

2030 елда Рамазан ае ике тапкыр булачак

Татарстанда, бөтен дөньядагы кебек үк, 2030 елда мөселманнар изге Рамазан аен ике тапкыр билгеләп үтәчәк. Бу ислам ай календаре кояшныкыннан 11 көнгә кыскарак булу белән бәйле, шуңа күрә ел саен төп вакыйгалар даталары күчерелә.

2030 елда беренче Рамазан ае 5 гыйнварда кояш баегач башланачак, ә 26 декабрьдә инде икенче Рамазан ае башланачак. Мондый күренеш 33 елга бер мәртәбә очрый, моңа кадәр мондый күренеш 1997 елда күзәтелгән иде. Шул ук вакытта уразаның озынлыгы якты көнгә бәйле, ул кышкы чорда елның башка вакытларына караганда кыскарак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре