Газетага язылу

2030 елга ашлык уңышын 170 миллион тоннага җиткерергә җыеналар

Узган елда илдә 142 миллион тонна чамасы ашлык җыеп алынган. Шуның 93 миллион тоннадан артыграгы – бодай. Вице-премьер Дмитрий Патрушев әйтүенчә, илебез тарихында өченче нәтиҗә бу.

 

Россиядә бөртеклеләр уңышы җиде ел рәттән 120 миллион тоннадан артыграк булган. Тулаем алганда, узган елда үсемлекчелек продукциясе күләме 9 процентка арткан. Шулай ук кузаклы культуралар, соя һәм рапс буенча рекордлар яңартылган. Җитештерелгән яшелчә һәм бәрәңге үзебезнең ихтыяҗны тулысынча каплаган.

Президент Указы нигезендә, 2030 елга ашлык уңышы 170 миллион тоннага җитәргә тиеш.

 

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре