20дән артык казанлы «Казан парклары һәм скверлары өчен тавыш бир» конкурсында җиңде

«Казан парклары һәм скверлары өчен тавыш бир» дигән зур бәйге тәмамланды: 5000дән артык катнашучы арасында 10 iPhone16e, Кадышева, Руки Вверх төркеме концертына билетлар, Г.Камал исемендәге яңа театрда спектакльләр һәм глэмпингта ял итү уйнатылды!

4 ярышта Казаннан 21 кеше - gorodsreda.tatar.ru сайтында парклар һәм скверлар өчен тавыш бирүчеләр һәм конкурс шартларын үтәүчеләр җиңүче дип табылды.

12 июньдә финал - Казанның 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләре өчен еллык тавыш бирүгә багышланган зур онлайн-конкурс кысаларында призлар уйнату булды. ВК битенә тавыш бирү турында скриннар чыгарган катнашучылар арасында кичә “Казанның парк һәм скверлары” - https://vk.com/parkikazani төркемендә 3 iPhone 16е, "Руки Вверх" төркеме һәм Надежда Кадышева концертына чакыру билетлары, тагын Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында спектакльләргә билетлар уйнатылды!

Анда Казаннан ВК кулланучылары Алсу Хәмәтшина (Р.Зорге урамындагы Дан скверы өчен тавыш биргән), Айгөл Нуреева (Зур Акчарлак күле өчен тавыш биргән), Гүзәлия (Нокса урманы өчен тавыш биргән, Регина Ведерникова (Мәскәү базары янындагы сквер өчен тавыш биргән), Алексей Майданов ("Эрмитаж" скверы өчен тавыш биргән), Виктория Витальевна (Имәнлек урманын төзекләндерү өчен тавыш биргән), Рамит Зубаирова (булачак "Тулпар" метро станциясе каршындагы сквер өчен тавыш биргән), Ләйсән Хәмидуллина (Лукин урамы буйлап променадөчен тавыш биргән) җиңүче булды.

Шулай итеп, 4 уенга барлык 21 җиңүче билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, конкурс https://gorodsreda.tatar.ru сылтамасы буенча Дәүләт хезмәтләре порталында яңа парк яисә иҗтимагый киңлек өчен тавыш биргән һәркем өчен уздырылды.

Катнашу өчен: 12 июньгә кадәр Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Казан паркларының берсе өчен тавыш бирергә. Тавыш бирүнең (яки «Сорауштыру узды») скриншотын ясарга. Аны 12 июньнең 20:00 сәгатенә кадәр «ВКонтакте»да шәхси аккаунтка куярга. «Мин тавыш бирдем ___» (парк исеме) дип язарга һәм #голосуюзаказань и #паркиказани хэштегларын куярга кирәк иде. Аккаунт ким дигәндә 30 көн элек теркәлгән булырга тиеш, аккаунт хуҗасына ким дигәндә 14 яшь, яшәү һәм теркәлү урыны Казан булуы шарт булып тора.

Тулырак мәгълүмат бәйге турындагы Нигезләмәдә язылган иде: https://vk.com/topic-211859820_54245965

Җиңүчеләрне көн саен 9 июньнән 12 июньгә кадәр "ВКонтакте" дагы "Казан Парклары һәм скверлары" төркемендә туры эфирда игълан иттеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре