21 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. ТР Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты карала.
Күрсәтелгән чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыелачак. Урман янгыннары куркынычы янаган балалар лагерьларында, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә янмый торган махсус савытларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалануны тыячаклар.
Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территориясендә 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр кулланырга, шулай ук ачык ут һәм корылма эчендә һаваны җылыту хисабына биеклеккә күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләр җибәрергә ярамый.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда янгынга каршы махсус режим 22 апрельдә кертелгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез