Газетага язылу

21 гыйнварда республика халкын алдаучы мошенниклар турында фильмның премьерасы күрсәтеләчәк

ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРКсы «Код доступа: («Взломано»)» дип аталган фильм төшерделәр. Ул республикада аферистларның ничек эшләве һәм аларга ничек каршы торырга кирәклеге турында, дип яза «Татар-информ».

Премьера «Россия 24» каналында 21 гыйнварда 08:00 сәгатьтә булачак. Моннан тыш, фильм шул ук көнне 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә, шулай ук 24 гыйнварда 21:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, ел саен россиялеләр мошенниклар аркасында гаять зур сумма – 5 триллион сум югалталар, ә Татарстан халкы 2025 елда гына аферистларга якынча 6 миллиард сум биргән.

Ведомство гражданнарны сак булырга: таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга ышанмаска һәм чит кешеләрнең күрсәтмәләрен үтәмәскә, ә алдау омтылышлары турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә чакыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре