Иннополиста 22 яшьлек егет, телефон мошенниклары тозагына эләгеп, ярты миллион сумнан артыграк акчасын югалткан. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Егет, полиция бүлегенә килеп, бер көн эчендә үзенә төрле номерлардан шалтыратканлыкларын әйткән. Аңа салымны вакытында түләмәвен, ә моның закон бозу булып торуын аңлатырга маташканнар. Әлеге проблемадан котылу өчен егеткә ниндидер гамәлләр кылырга һәм ахырда салым органына кабул итүгә язылырга тәкъдим иткәннәр. Инде килеп, акчасын “имин счетка” күчерергә кушканнар. Егет, шуларның сүзен тыңлап, 535 мең сум акчасын югалтуын сизми дә калган.
Аның әйтүенчә, аферистлар күп сүзле булган, сөйләмнәрендә аңлаешсыз терминнар кулланган. Аларның басымы астында ул югалып, каушап калган, нәрсә эшләгәнен белмәс дәрәҗәгә җиткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез