Газетага язылу
  • Фото: Менделеевск администрациясе матбугат үзәге

22 мең халкы булган Менделеевск 15 мең кунак кабул итә

25 июльдә Менделеевск каласы бишенче тапкыр «Геройлар ярышы» фестивален кабул итәчәк. Быел чара спорт ярышларын, масштаблы күңел ачу программасын һәм концертны берләштерә. Фестивальдә Татарстан, Россия һәм чит ил предприятиеләренең 300 гә якын корпоратив командасы катнаша. Быел ярышларда 15 меңләп кеше булыр дип көтелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

22 мең халкы булган Менделеевск 15 мең кунак кабул итә

Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров әйтүенчә, берничә ел эчендә проект бары тик спорт чарасы булудан туктаган һәм зур гаилә фестиваленә әверелгән. Быел фестиваль Мексика стилендә узачак. Кунакларны мәйданчыкның тематик бизәлеше, костюмлы командалар, керү урынында музыкантлар һәм тако, буррито, фалафель һәм башка ризыклар белән сыйларга җыеналар. Район башлыгы ассызыклаганча, зур булмаган шәһәр өчен мондый вакыйганы үткәрү аерым әһәмияткә ия. «Ярышны берничә ел элек башлап җибәргәндә нибары ике-өч мең кеше генә катнашкан иде. Узган ел рекордлы санда кунаклар кабул иттек. Һәм, мондый ихтыяҗны исәпкә алып, быел ярышларны таң атуга башлап, кояш баеганда төгәлләргә җыенабыз. Без – Россиянең «Геройлар узышы»н кабул итә торган бердәнбер кече шәһәр. 22 мең халкы булган шәһәр 5 мең катнашучыны һәм 10 меңнән артык кунакны кабул итә алыр, дип уйламаган идек. Безнең өчен бу – Шәһәр көне кебек үк зур бәйрәм», – диде район башлыгы.

 

Россиянең башка шәһәрләрендә әлеге проект буенча алып барыла торган ярышлардан аермалы буларак, Менделеевск трассасы иң озыны дип санала һәм ул үз эченә 40 тан артык каршылыкны ала. Ә кайбер этаплар өчен шәһәргә хәтта чын вертолет, трамвай һәм локомотивлар китерелә, алар барысы да сынауларның бер өлеше булып торачак.

«Без һәр ярышка комплекслы якын киләбез. Бу безнең «Геройлар узышы»н илдә була торган теләсә кайсы ярыштан аерып тора. Биредә өлкәннәргә дә, балаларга да кызыклы чаралар оештырыла. Хәзер бездә балалар йөгерешләре, һавада оча торган шарлар, сэндбордлар, мотокемпинг бар», – дип сөйли «Аммоний» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин.

 

Шуны да әйтергә кирәк: биредә костюмнарга да аерым бәя бирелә. Байкерлар тизлек һәм трассаны узуда гына түгел, иң оригиналь образга да ярышалар. Иң үзенчәлекле костюмлы взвод 50 мең сум акча алачак. Юрий Разбежкин  сүзләренчә, ярышларның корпоратив кубогы да уйнатыла. Оештыручылар ярышларның корпоратив форматына аерым игътибар бирә. Стартка Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең эре предприятиеләреннән дистәләгән команда чыгачак. «Аммоний» заводы гына да якынча 12 команда тәкъдим итә, «Азот» компанияләр төркеме – 20 тирәсе. Фестивальдә шулай ук эре сәнәгать предприятиеләре, проект институтлары һәм транспорт компанияләре хезмәткәрләре катнашачак.

 

Быел корпоратив чемпионатта катнашкан өчен бүләкләр дә саллы. Беренче урын өчен – 150 мең сум, икенчегә – 100 мең һәм өченче урын өчен – 50 мең сум. Әмма бу бүләкне оту  өчен көрәштә катнашучыларга стандарт булмаган сынауларда да җиңәргә туры киләчәк. Химиклар шәһәрендә Язучылар трамвае, Менделеев локомотивы һәм Геройлар автобусы барлыкка киләчәк. Турбиналар, контейнерлар, трамвай, тепловоз һәм автобус китерелгән инде. Бу объектларны узышлардан соң шәһәрдә калдырырга җыеналар. Алар шәһәр халкы һәм туристларны җәлеп итү урынына әвереләчәк, диде Роберт Искәндәров.

 

Төп сәхнәдә халык «Рок-Остров», Jukebox Trio, The Mood төркемнәрен тыңлый алачак. Кунаклар өчен шулай ук палаткалы лагерь, байкер мәйданчыгы, ял итү һәм күңел ачу зоналары әзерләнәчәк. Шул ук вакытта спорт бәйрәмнең төп өлеше булып калачак, дип ассызыклады Татарстанда Каршылыклы ярышлар федерациясе рәисе Андрей Модин.

 

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – мотопрограмма. «Ночные волки» мотоклубының Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе Денис Баурин хәбәр иткәнчә, 24 июль кичендә Менделеевск урамнары буйлап мотоузыш көтелә, аннан соң мотокемпинг ачылачак. Кунакларны мотоциклларда күрсәтмә чыгышлар, техника белән идарә итү буенча мастер-класслар һәм палаткалы лагерь көтә.

 

Чемпионат медальләре өчен Россиянең иң көчле спортчылары көрәшәчәк, шул исәптән Россия Кубогы җиңүчесе һәм 2019 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры Влас Гаврилов.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре