Газетага язылу

23 яшьлек Россия Герое югалган: аны өченче көн эзлиләр

Кемерово өлкәсендә 23 яшьлек Алексей Асылхановны эзли башлауларына өченче көн киткән инде. Ул 3 апрельдә көндез Юрга шәһәренең Фестиваль урамындагы өеннән чыгып киткән һәм юк булган.

«ТАСС» агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының төбәктәге идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, югалган ир-егет карап торышка 20-25 яшьләр тирәсендә, буе 175 сантиметр, кара чәчле, коңгырт күзле. Аерым билгесе – уң аягы протез. Югалган көнне кара төстәге кепка, капюшонлы куртка, чалбар һәм кроссовка кигән. Кулында сумкасы һәм пакеты булган.

«ТАСС» көч структурларындагы чыганагы мәгълүматларына таянып язганча, биредә сүз махсус хәрби операциядән кайткан Россия Герое турында бара. Алексей СВО зонасында 15 танкны, 50ләп бронялы машинаны, күп кенә боевикны юк иткән. Аңа 2024 елның азагында Россия Героеның «Алтын йолдыз» медален тапшырганнар.

Яраланганнан соң Алексей Асылханов Кемерово өлкәсенә кире кайткан. Ул Юрга шәһәренең  агротехнологияләр һәм сервис техникумында эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре