Артистның язмышы тапшыру тамашачыларының күңел кылларын тибрәткән. Фирдүс сәхнәгә чыккач исә бөтен зал дәррәү килеп татар җырына биегән. Тямаев әйтүенчә, әтисе вафатыннан соң гаилә күп кенә авырлыклар кичергән. Әмма әнисе өч урында эшләп, шул ук вакытта хуҗалык белән шөгыльләнергә дә вакыт табып, 3 баласын лаеклы тәрбияләгән һәм аларга белем биргән. Ул әлегәчә Нурлат районының Түбән Нурлат авылында яши.
Фермасы бар: булдыклы ханым 23 сыер, 30 үгез, 100 каз, шулай ук күркә, тавык, башка кош-корт асрый. Әле тагын тәвә кошы тотарга хыяллана. – Ана кешенең көче – балаларын яратуда. Аларны чиксез яратуым барысын да булдырырга ярдәм итте. Өч баланы тәрбияләп үстерү бик авырга туры килде. Ашатасы, эчертәсе, киендерәсе бар, ә колхозда хезмәт хакы кечкенә. Өч урында эшләдем, һәр тиенгә сөенеп яшәдем. Фирдүс – минем таянычым, ярдәмчем, аның белән һәрвакыт күңелле, – дигән Фирдүснең әнисе Галия ханым. Җырчы тапшыруга буш кул белән генә килмәгән.
Ул Андрей Малаховны тозлы кыяр, маринадланган татлы борыч белән сыйлаган, үзенең бренды белән чәй бүләк иткән, шулай тапшыру кунакларын чәк-чәк белән сыйлаган. Тямаев балачакта Маша кушаматлы сыерны бик яратуы, малкайның бары тик аны гына тыңлавы турында сөйләгән. Ул хәтта елый да белә иде, дип хәтер йомгагын сүткән артист. Аның әйтүенчә, Фирдүснең хатыны, дип, сыер белән үртәүчеләр дә булган, чөнки күп вакытын мал тирәсендә уздырган. Артист әнисе янына кунакка кайткан чакларда бөтен авыл аларга җыела: күрше-күлән, таныш-белеш – барысы да аларга килә икән. Ишегалдында аларга концерт куям, дип елмайган Тямаев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез