Халыкара яшьләр теләктәшлеге көне
Яшьләрнең Халыкара теләктәшлек көнен уздыру инициативасы белән Бөтендөнья демократик яшьләр федерациясе чыга.
Бу дата 1955 елда Азия һәм Африка илләре оештырган Бандунга конференциясенең финал утырышына багышлана. 1957 елда « Халыкара яшьләрнең колониализмга каршы көрәш, тыныч яшәү өчен теләктәшлек көне» исеме астында беренче тантаналар уза. Соңрак бу исемнән баш тарталар һәм аның дүрт сүзен генә калдыралар.
Мәчет мәсьәләсе
1744 елда Сенат һәм Синодның уртак утырышында Казан татарларының җимерек мәчетләрне яңадан торгызырга рөхсәт бирүләре турындагы үтенече карала. Белешмә буенча Казан губернасында 536 мәчетнең 418 е җимерелгән була. Мәчетләрне җимерү куркыныч, дип хәбәр ителә. Нәтиҗәдә мондый карар кабул итәләр: рус һәм яңа чукынганнар яши торган урыннарда мәчетләрне җимереп, яңадан төземәскә, авыллардан килгән кешеләрне мөселманнар яшәгән төшкә күчерергә кушалар. Татар бистәсендә ике мәчет төзергә, шулай ук татарлар гына яшәгән, руслар һәм яңа чукынганнар булмаган һәм 200 дән 300 гә кадәр кеше яшәгән авылларда мәчетләр төзергә кушыла.
Илгә дары кирәк
1788 елның 24 апрелендә Казан дары заводы продукциянең беренче партиясен чыгара. Аны безнең шәһәрдә 1786 елның маенда төзергә карар чыга. Яңа объектны Казансу аръягында төзиләр. Төзү җитәкчеләре арасында артиллерия подполковнигы князь Семен Баратаев, грузин кенәзе улы Мельхиседек Бараташвилин булалар.
Яңа курорт
1803 елның 24 апрелендә император Александр I Кавказ Минераль дәвалау урынын планлы рәвештә өйрәнергә кирәк дип таныган документка кул куя. Шулай итеп безнең илдә курортология формалаша башлый. Шул ук вакытта киләсе 4 ел буена бу төбәктә чума котырына. Шуңа күрә кунакларны курорт 1809 елда гына каршы ала.
«Газировка»
1833 елның 24 апрелендә АКШта газлаштырылган су патентлана. Углерод диоксидының бу үзенчәлеген ачу Британия химигы, дин белгече һәм философ Джозеф Пристлига бәйле. Мөгаен, бу газлы су тарихында төгәл билгеле булган бердәнбер датадыр, чөнки уйлап табучы ачылу датасын язып калдырмый.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез