Газетага язылу

24 яшьлек хатын-кызның чир билгеләре табибларны да аптырашта калдырган

Британиядә яшәүче 24 яшьлек Пейдж Сейферт социаль челтәрләрдә эчәкләрендә өченче стадиядә яман шеш авыруының табылуы, ә чир билгеләренең хәтта табибларны да аптырашта калдыруы турында сөйләгән. Бу хакта «Российская газета» «Mirror» мәгълүматларына таянып яза.

Аның әйтүенчә, чир бик нык алҗу халәтеннән башланып киткән. Яшь хатын-кыз аны, витаминнар җитмәүгә бәйледер, дип уйлаган. Ләкин чир билгеләре бик сәер булган. «Күз кабакларым һаман ябылырга гына тора. Хәтта рәттән 12 сәгать йокласам да. Җеп өзәрлек тә хәлем юк иде. Ракка бәйле алҗу бөтенләй икенче төрле була икән», – дип сөйләп үткән ул. Нык алҗу хисеннән тыш, эче шар кебек күбеп, авырткан, ризык үтмәгән. Чир билгеләре әледән-әле бетеп торганлыктан, табибка күренүне һаман кичектереп килгән. Хатын-кыз олы йомышыннан соң кан эзләрен күреп алгач кына белгечләргә күренәсе иткән. Медиклар, чир билгеләрен белеп алуга, яшь булуына карамастан, аны яман шеш буенча тикшерә башлаган. Чыннан да, бик тиз үсүче шеш ачыкланган. Табиблар шундук сырхауны дәвалауга керешкән. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә чит ил белгечләре белдергәнчә, яшьләрнең эчәкләрендә яман шеш очраклары артуның төп сәбәпләреннән берсе – гел утыру ягын карау, ягъни аз хәрәкәтләнү.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре