242 пассажир утырган самолет һәлакәткә очраган

Һиндстан полициясе Ахмедабад аэропорты янында «Air India» самолеты һәлакәткә очравы турындагы мәгълүматны раслады. Аның бортында 242 пассажир булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, самолет Бирмингемга очкан. Судно очып киткәндә һәлакәткә очрый.
Рейс бортында россиялеләр булмаган, дип хәбәр иткәннәр ТАСС агентлыгына Россиянең Мумбаидагы Генераль консуллыгында. NDTV хәбәр итүенчә, самолет һәлакәтендә исән калучылар бар.

Һиндстанда самолет һәлакәте урынына 20ләп ашыгыч ярдәм машинасы килгән.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, җирле хакимият һәлакәт урыны тирәсендәге юлларны япкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре