245 мең сум акчагыздан колак кагарга теләмәсәгез...

Татарстанда яшәүче хатын-кызлар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган аферистларга 245 мең сум акча җибәргән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Караклар бер схема буенча эш итә – үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштыра һәм счетларына куркыныч янау турында хәбәр итә», — дип сөйләделәр полициядә.

Нәтиҗәдә, Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз җинаятьчеләр сүзенә ышанып, алар хисабына 45 мең, ә Лаешта яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз 200 мең сумнан артык акча күчергән.

Әлеге фактлар нигезендә «Урлау» һәм «Караклык» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Казан Татарстан ялган гадәттән тыш хәл урлау урлашу аферистлар

Көн хәбәре