Газетага язылу

«250 мең сумлык эшем Дубайга китте»

Арчада яшәүче кул эшләнмәләре остасы Гөлнар Сәгыйтҗанова гадәти булмаган шөгыль белән кызыксына. Ул эшләнмәләрен эпоксид сумала кулланып иҗат итә. Кул остасы белән иҗатка килү юлы, районда акча эшләү серләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.

«250 мең сумлык эшем Дубайга китте»
Шәхси архивтан

– Мин тумышым белән Хәсәншәех авылыннан. Әнием – фельдшер, әтием – төзүче. Миңа да тырышлык, үҗәтлек алардан күчкәндер. Казанда укып кайтканнан соң Арчага полиция бүлегенә эшкә урнаштым. Икенче кызым тугач, декрет ялында эпоксид сумала белән кызыксына башладым. Интернетта шуны кулланып ясаган сәгатьне күреп, бик ошаттым.  «Эшем барып чыгармы икән?» – дип шикләнеп кенә башлаган шөгылем уңышлы килеп чыкты. Үземә дә ошады, башкалар да яратып кабул итте. Акрынлап заказлар да кабул итә башладым, хәзер исә сатып алучыларым күп. Әйтик, бүген клиентларга эшләп тапшырырга кирәкле ун эшем бар. Полициядәге эшемне яратсам да, аннан китәргә карар кылдым, чөнки икесен дә алып бару бик авырга туры килер иде. Әле берничә ел элек кенә бездә сумала белән иҗат итүчеләр бөтенләй диярлек юк иде. Хәзер инде оста кызлар очраштыргалый.

– Хәзер кул эшләнмәләренең нинди генә төрләре юк. Сез эш итә торганы нәрсә белән аерыла?

– Эпоксид сумаладан картина, өстәл, куна тактасы, сәгать, шәмаил, уенчык, бизәнү әйберләре ясап була. Бизәү өчен ярымасылташлар, сусаль алтын, перламутр порошогы, ялтыравыклар, пыяла кисәкчекләре, текстур паста, фольга кулланам. Өстенлеге: суга, теләсә нинди температурага да тотрыклы, ватылмыйлар, тузанын гына сөртеп торасы. Эшләремне Татарстанда гына түгел, төрле илләрдән сорап язалар. Белоруссия, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә дә юлладым. Шәмаилләр сораучылар да күп.

– Иң кадерле эшегез бармы?

– Һәркайсы кадерле, чөнки барысына да күңел җылысы салына. Аларның берсен дә бер-берсенә охшатып эшләп булмый. Төсләрен туры китереп булса да, бизәкләре һәрвакыт аерыла. Шуңа күрә моны сатып алучыларга алдан аңлатам. Үзенчәлекле заказлар да була. Бервакыт сумала эченә яралгының УЗИ фотосы, бала табу йортындагы биркасы беркетелгән картина эшләп бирүемне сорадылар. Хәзер кәләшләр егетләре кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда бүләк иткән гөлләмәләрен дә киптереп, сәгать яки картина ясата башладылар. Шуларны туйда бүләк итеп бирәләр дә йортларына элеп куялар.

– Иң кыйммәтле эшегез нәрсә һәм ничә сумлык иде?

– Дубайга эшләп җибәргән шәмаилнең бәясе 250 мең сум иде. Догалар язасы заказларга бик җитди карыйм. Язуларда хата китмәсен өчен аларны башта белгечтән тикшертәм. Дөрес булмаса, рәссам-каллиграфка мөрәҗәгать итәм, ул гарәпчә матур итеп язып бирә. Әйтик, узган ел ул миңа «Аятелкөрси»не эшләп бирде. Ул үзе генә дә 20 мең сум торды. Картина, сәгать яки башка әйберләр эшләр өчен чимал арзан түгел. Акрил буяуның банкасы – 150–200 сум, ә сумала өчен кирәкле буягыч 250–300 сум тора. Башка кирәк-яраклар да, буягычлар белән эшләгәндә саклагыч чаралар алырга да туры килә. Бик аз гына материал алам дисәң дә, 15 мең сум акча кирәк. Сумала белән иҗат итеп, рәхәтләнеп акча эшләп була. Ләкин беренче урынга акча эшләүне генә куйсам, картиналарым шулкадәр матур булып чыкмас иде, дип уйлыйм. Минем өчен хикмәт санда түгел, ә сыйфатта. Беренче чиратта күңелем өчен эшлим. Хәтта заказларның килүе дә минем күңел халәтемә бәйле. Кәефем төшкән, арып киткән чагында заказлар азая, ә киресенчә булганда – арта.

– Яңа һөнәр үзләштерергә теләгән яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Әгәр күңелегездә ниндидер эш башлау теләге бар икән, тәвәккәлләргә кирәк. Эшләп карамадым, дигән үкенеч калганчы, эшләп карарга кирәк! Теләк һәм тырышлык булса, теләсә нинди эшкә тотынып, акча эшләргә була. Мин – кул остасы гына түгел, хатын һәм әни дә. Кызларымны тәрбияләргә, олысын төрле түгәрәкләргә йөртергә, өйдәге эшләрне дә алып барырга кирәк. Шуңа күрә күпчелек заказларым төнлә «туа». Ләкин мин бүгенге тормышымнан бер дә зарланмыйм. Шулай кайнап яшәү миңа бик ошый. Иң мөһиме сәламәтлек булсын, эшләнмәләрем кешеләрне сөендереп торсын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре