Халыкара кино көне
Халыкара кино көне – кинематографистлар, әлеге гаҗәеп сәнгать хезмәткәрләре һәм аны яратучылар бәйрәме. 1895 елның 28 декабрендә Парижда Капуцинок бульварындагы «Гранд-кафе»да бертуган Люмьерлар синематографының беренче сеансы уза. Нәкъ менә шушы дата Халыкара кино көне дип билгеләнә.
Казанда беренче телеграф
1859 елның 28 декабрендә Казанда беренче телеграф станциясе ачыла. Ул хәзерге Карл Маркс урамында урнаша. Бер елдан соң Казан бистәләрендә тагын берничә станция ачыла. Башта телеграфны патша һәм дәүләт хезмәткәрләре генә куллана алган. Телеграф гади кешеләрнең тормышына әкренләп килә.
Беренче календарь
1708 елда Мәскәүдә гражданнар өчен беренче календарь чыга. Анда «кояш һәм ай тотылуы, ел вакытлары, сугыш һәм дөнья хәлләре, сәламәтлек һәм авырулар, кан китү турында» хәбәр ителә. 1709 елда «Брюсов календаре» чыга. Соңрак икътисади календарь чыга башлый. Тагын бер деталь: шәхси затларга календарьлар бастыру һәм бигрәк тә аларны чит илдән алып кайту тыела.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез