Газетага язылу

29 августта Казанда «ТуганФест» фестивале узачак

29 августта Казанның “Елмай” паркы ачык һавадагы гаять зур анимация студиясенә әйләнәчәк.

Биредә беренче тапкыр “ТуганФест” Бөтенроссия гаилә фестивале узачак. Һәрбер кунак мультфильмнар карау гына түгел, бәлки рәсемнәрне ясалма фәһем ярдәмендә “җанландырып”, үзенекен дә булдыру, кичен исә татар эстрадасының дәртле җырларына бию мөмкинлеге алачак.

“ТуганФест” фестиваль генә түгел – “ Безнең заманча героебыз кем?” дигән сорауга җавап та бу. Көнбатышның чираттагы супергерое урынына Татарстанда “туган” Туган Батыр Россиядә һәр бала өчен аңлаешлы хыял телендә сөйләшә. Проект милли мәдәниятнең модалы, технологияле һәм бик кызыклы булуын дәлилләүне максат итеп куйган.   Нәрсәләр булачак? Көндез. “Туган Батыр” академиясендә балалар һәм ата-аналарны мультфильм геройларын ясарга һәм аларны шундук кыска гына роликларда җанландырырга өйрәтәчәкләр.

“Туган Хаб”та “ЯРКО” студиясе белгечләре һәм анимация буенча экспертлар хитлар булдыру серләре белән уртаклашачак. Юмористик киножурналга кастинг та узачак әле. Шулай итеп, теләсә кайсы кунак экран йолдызына әйләнә алачак. Кичен. Парад һәм концерт. Туган Парад”та милли киемнән яки яраткан мультфильм герое киеменнән парк аша узып, призлар алырга мөмкин булачак. Ә инде караңгы төшкәч, Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, “Ямьле” төркеме һәм Элвин Грей сәхнәгә чыгып, кунакларның күңелен күрәчәк.  

Фестиваль 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькәчә уздырылачак. Керү – бушлай.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре