29 балалы 57 яшьлек ир-ат, контрактка кул куеп, СВОга киткән

Башкортстанның Благовещенск шәһәрендә яшәүче 57 яшьлек Вахит Вәлиев Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган. Благовещенск районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова белдергәнчә, ватанпәрвәрлек хисе һәм гражданлык бурычы аны шушы адымга этәргән.

Вәлиев хатыны белән бергәләп 29 баланы үз гаиләләренә сыендырган. Җирле хакимият башлыгы аларның гаиләсен районга гына түгел, бәлки бөтен республикага үрнәк итеп куя.

Карабанова сүзләренә караганда, күпбалалы гаилә туендыручысының Украинага китү ниятен авыр кабул иткән. Вәлиев үзе әйтүенчә, СВОда инде ике улының хезмәт итүе сәбәпле, читтә кала алмаган.
Сүз уңаеннан, Башкортстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзегән өчен төбәктән түләү күләме 505 мең сум тәшкил итә. Төбәктә контракт төзүчеләр, федераль түләүне исәпкә алып, махсус хәрби операциягә китәр алдыннан бер тапкыр 1 миллион сум ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре