3 баланы бәрдерткән кызның әтисе: "Мин аны якламыйм.."

Хокук саклаучылар Мәскәүнең көньягындагы Авиаторлар урамында булган куркыныч юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерә, анда 18 яшьлек Валерия Башкирова өч баланы бәрдергән. Әмма аның әтисе " Москва 24 " редакциясе журналистларына биргән интервьюсында үз версиясен белдерде инде.

Ир сүзләренә караганда, кызы юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җаваплы һәм сак карый. Валерияның әтисе кызы эчми һәм руль артында телефонга утырмый, дип ассызыклаган. Ул аңа шалтырата торагн була, ә ул трубкасын алмый икән-димәк, кыз руль артында. Бу хакта кызы белән ул бик җидти сөйләшкән, һәм Валериянең ялгышканы булмаган.

-Тәҗрибәсезлек. Йөк машинасы моңа өстәп күзен кояш чагылдыргандыр мөгаен. Мин кызымны якламыйм - анализладым, ди ул.

Өстәвенә, әтисе Валериянең законнан качарга омтылмавын һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итүен дә әйткән. Ул авыр хәлдә - үзен гаепле тою сәбәпле, психолог белән эшли һәм язылган даруларны эчә. Кыз өй аресты астында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре