Анда өч яшьлек улы белән ана җиденче каттан егылып төшкән, дип хәбәр итә ТАСС.
Хатын өч баласы белән өйдә булган. Ниндидер мизгелдә ул күрше бүлмәдәге балаларның кычкыруларын ишеткән. Бүлмәгә кергәч, хатын өч яшьлек улының тәрәзә төбенә менеп, ачык тәрәзәгә таба борылуын күргән, ә тәрәзәдә москит челтәре булган. Москит челтәре бала авырлыгына чыдый алмаган һәм бала егыла башлаганы. Хатын улын коткарам дип, үзе дә аның белән бергә тәрәзәдән егылып төшкән. Ана белән бала фаҗига урынында ук җан биргәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез