Әмма, тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, кеше үзен сәламәт хис итсә дә, 40 яшькә кадәр үк организмда хәтәр үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Санкт-Петербург кардиологы Константин Крулев үзенең блогында шул хакта сөйләп үткән, дип яза «Российская газета».
«Соңгы тапкыр реанимациядә дежур торганда, яшьләрне йөрәк белән гадәттән тыш күп китерүләре истә калды», – дип билгеләп үткән белгеч.
Ул, күкрәгендә бик каты авырту пәйда булу сәбәпле, төнлә белән хастаханәгә китерелгән 40 яшьлек сырхау турында сөйләп үткән. Ир-ат моңа кадәр 3 көн алдан үзендә үзгәрешләр сизеп, сагаеп калган. Шул ук вакытта кан басымы да. холестерины да нормада, тартмый, нәселдән килүче авырулар куркынычы да янамый.
Ир-ат, хастаханәгә озатылырга берничә көн кала, җәяү йөргәндә, күкрәгендә төер кебек әйбернең хасил булуын сизгән.
«300 метр баргач, туктап торырга туры килә. Берничә секунд басып торгач, барысы да узган кебек, алга таба атларга мөмкин», – дип тасвирлаган бу хәлне табиб.
Сырхау бигрәк тә иртән үзен начар хис иткән. Көндез – төрлечә булган, кичен чир билгеләре күзәтелмәгән. Стенокардия үзен нәкъ менә шулай сиздерә, дип аныклап үткән кардиолог.
Тикшеренү нәтиҗәләре 40 яшьлек ир-атта инфаркт – төп 3 коронар кан тамырының тыгылуын күрсәткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез