Быел 30 август ял көненә туры килә. "Ул күчереләчәкме?" дигән сорауга Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте ачыклык кертте.
Татарстанның төбәк өчен генә булган бәйрәм ялы ял көннәренә туры килгәндә, өстәмә ял көне булмаячак, ягъни Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә 30 август, Татарстан Республикасы көне, эшләми торган бәйрәм көн булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез