30 ел гомерен театрга багышлаган танылган артист белән хушлашу мәрәсименең кайда узачагы мәгълүм

Чаллы шәһәре “Мастеровые” Рус драма театры артисты Светлана Акмалова белән хушлашу мәрәсиме 22 июльдә (10.00 сәгатьтә башлана) шәһәр моргы залында узачак. Бу хакта “KazanFirst” автомобиль төзүчеләр шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Акмалова 30 елдан артыграк гомерен театрга хезмәт итүгә багышлаган. Шушы вакыт эчендә ул кабатланмас бик күп сәхнә образлары тудырган. Һәр роле энергетикасы, тирәнлеге белән аерылып торган. Актриса уй-кичерешләрне бөтен нечкәлекләре белән күрсәтү талантына ия булган.
“Светлана Акмалова шәһәребезнең театр сәнгате горурлыгы булып торган иҗади шәхесләр арасында иде. Аның китүе – бөтен мәдәни җәмәгатьчелек өчен зур югалту”, – диелгән мэриянең кайгы уртаклашуында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре