Газетага язылу

30 ел укытучы балалар укыткан ханымга ярдәм кирәк

Алексеевсктагы бер мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын укыткан 51 яшьлек Ольга Гардиханова чит илдә авырып китә. Ул бирегә балалары белән гыйнвар башында ял итәргә килгән була.

30 ел укытучы балалар укыткан ханымга ярдәм кирәк

Инде кайтырга дип самолетка утырыр алдыннан аның хәле начарлана: ул зәңгәрләнеп чыга һәм аның югалта. 

Якыннары әйтүенчә, Ольганың йөрәге туктап кала. Әмма вакытында килгән табиблар аны эшләтеп җибәрә ала, тик Ольга әлегә дә комада.

– Без 15 гыйнвар көнне төнлә самолеттан төшәргә тиеш идек. Әнигә юлдан соң берәр көн ял итәрсең инде дип тә карадым. Тик ул, иртән үк эшкә чыгам, балаларым көтә, диде. Тик кызганыч, әни чит илдә калды, – ди улы Руслан. – Без бу сәяхәткә бик озак әзерләндек. Күп еллар акча җыйдык. Әниебезне алып кайтыр өчен 13,5 миллион сум акча кирәк. Безнең моның кадәр акча юк. Бөтен республика халкыннан ярдәм сорыйбыз, әниебезне кайтарырга булышыгыз, зинһар! 

Гаиләгә булышырга теләүчеләр Руслан Рамил улы Гардиханов исемендәге Саклык Банкындагы (Сбер) 2202 2022 7164 6311 исәп-хисап счетына акчалар күчерә ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре