Газетага язылу

30 яшьлек ир-ат, әби булып киенеп, Украинадан качып китмәкче булган

Одесса өлкәсендә бер ханым үзенең автомобилендә хатын-кыз булып киенгән ир егетне (хәрби хезмәткә чакыру яшендәге) Молдавиягә алып чыкмакчы булган. Бу хакта «ТАСС» яза.

Чик сакчылары паспортларны тикшергәндә документында 1954 елда туган дип күрсәтелгән «хатын-кыз»га игътибар иткән. Машинада яулыкка төренеп утырган «әбекәй» хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән аралашудан баш тарткан.

«Өлкән» яшьтәге пассажир урынына йөртүче җавап биргән. «Әби»гә яулыгын салуны сорагач, аның 30 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган.

Аңа чик аша законсыз чыгу омтылышы буенча административ беркетмә тутырылган. Йөртүчегә исә пассажирны Украинаның дәүләт чиге аша законсыз чыгару омтылышы өчен җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре