Быел, беренчедән, ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. Икенчедән, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы. Фестивальне оештыручылар социаль челтәрдәге сәхифәсендә билгеләп үткәнчә, шушы ике вакыйга «Печән базары»нда төп урынны алачак.
Фестиваль Иске Татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы мәйданчыкта үткәрелә. Анда кәсепчеләр киштәләргә үзләренең иҗат җимешләрен урнаштырачак. Шулай ук фотозона, остаханә, чәйханәләр эшләп торачак, театрлаштырылган экскурсия, лекцияләр үткәреләчәк, музыкантлар чыгыш ясаячак, ә дизайнерлар милли кием-салымнар белән таныштырачак. Фестиваль иртәнге 9да башланып, кичке 10га кадәр дәвам итәчәк. Керү – бушлай.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез