Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атнада республиканың кайсы тармак вәкилләре эшли, кемнәргә ял эләгәчәге турында сөйләде. Шулай ук яңа чикләүләр турында да аңлаттылар.
Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Татарстанда түбәндәге чикләү чаралары кертеләчәк:
- коронавирус белән чирләмәгән яисә вакцина ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри үзизоляция режимы;
- җәмәгать туклануы хезмәтләреннән файдалану өчен 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр QR-код күрсәтергә тиеш була. Үзең белән алу һәм өйгә чакырту кебек хезмәтләргә бу кагылмый; спорт үзәге, бассейн, фитнес-үзәк, аквапаркка керү өчен дә код сорала;
- тамаша-күңел ачу чаралары, массакүләм чаралар оештыру тыела;
- 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр кафе-рестораннар эшчәнлеге тыела. Искәрмә булып автовокзаллар һәм аэропортлар тора;
- күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр тыела.
- сәүдә үзәкләрендә балаларга ата-анасыннан башка йөрергә рөхсәт ителми.
15 ноябрьдән театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары өчен дә QR-код системасы кертелә. Кешегә QR-кодның нәкъ менә аныкы булуын расларга кирәк булачак.
Моңа өстәп чикләүләр түбәндәге тармакларга да кагыла:
- күңел ачу үзәкләре һәм комплекслары, биналарда аттракционнар, шулай ук букмекерлык конторалары, компьютер клублары, боулинг, ломбард эшчәнлеген гамәлгә ашыру тыела;
- ачык мәйданчыкларда сатудан тыш, ярминкә һәм күргәзмәләр үткәрү рөхсәт ителми;
- төнге мунча һәм сауна хезмәтләре күрсәтү тыела.
Чулпан Гарифуллина
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез