Газетага язылу

30 секунд эчендә стресстан котылу мөмкинлеге бирә торган мобиль кушымта уйлап тапканнар

Новосибирск галимнәре санаулы мизгелләр эчендә стрессны киметү мөмкинлеге бирердәй мобиль кушымта уйлап тапкан.

Күңел төшенкелегенә бирелгән кешене бик тиз генә уңай фикерләүгә этәрә ул, дип яза “Российская газета”. Россия буенча статистика мәгълүматларының әйбәт булмавы тиз генә психологик ярдәм күрсәтү өчен әнә шундый кушымта уйлап табуга китергән. Белгечләр әйтүенчә, илдә 25тән 55 яшькә кадәрге кешеләр арасында стресс күрсәткече артканнан-арта. Кешеләр еш кына сәламәтлегенә, шәхси тормышындагы кыенлыклар, кереме кимү, эшендәге күңелсез хәлләргә бәйле рәвештә төшенкелеккә бирелә.

Шул ук вакытта хроник стресс халәтенең төрле чирләр куркынычы белән янавы беркемгә дә сер түгел. Себер галимнәре булдырган кушымта “Подзарядка” дип атала. “Ясалма фәһемгә халәтеңне тасвирлап, хис-тойгыларыңны  бәяләткәннән соң, чат-бот 30 секунд эчендә стресстан котылу өчен төрле ысуллар, мәсәлән, сулыш күнегүләре тәкъдим итә”, – дип сөйләп үткән кушымтаны уйлап табучылардан берсе Елена Дубровских.

“Подзарядка” күңел төшенкелегенең тирәнгә китүен дә билгели ала. Мондый очракта кеше автомат рәвештә белгечкә җибәрелә. Озакламый кушымтаны сынап карау мөмкинлеге ачылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре