Башкортстанда, 9 көн комада ятканнан соң, 31 декабрьдә Мәскәү - Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәтендә тагын бер зыян күрүче вафат булган.
Бу узган 9 көндә 10 яшьлек малай комада булган, дип хәбәр итә Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе. Аның игезәк туганы һәм сеңлесе, шулай ук әлеге һәлакәттә зыян күрүчеләр савыгып бара, дип хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез: дүрт автомобиль - "ВАЗ-2113", "Chevrolet Lacetti", "КамАЗ" йөк машинасы һәм "Kia Rio" - катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте 31 декабрьдә булды.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "ВАЗ-2113" автомобиле пассажиры һәлак булган, машина йөртүче һәм аның өч баласы зыян күргән. Бәхетсезлеккә каршы, соңрак шул ук көнне хатын реанимациядә үлә. Ә бүген билгеле булганча, авариянең тагын бер катнашучысы - машина йөртүченең 10 яшьлек улы дәваханәдә үлгән.
Билгеле булганча, ул кичне хатын-кызлар балалар белән бергә Яңа елны каршыларга Чакмагыш авылына барганнар, дип яза "Башинформ".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез