Газетага язылу

31 градуска кадәр җылытачак

Россиянең Европа өлешендәге төбәкләрдә җомгадан алып  аномаль эсселек көтелә. Бу хакта ТАССка Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләгән.

"Циркуляция үзгәрә, җомга көннән температура фоны - 25-30 градуска кадәр җылы булачак. Атна ахырына кадәр шулай булуы көтелә. Бу илнең Европа территориясенең көнбатыш өлешенә кагыла", - дип хәбәр иткән ул. Синоптик фаразлары буенча, Россиянең бу өлешендә температура + 31 градуска кадәр артачак, бу нормадан 4-5 градуска югарырак булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы Татарстан җылы

Көн хәбәре