Башкортстанның Авыргазы районында 8 ноябрь кичендә Уфа — Ырынбур автомобиль юлының 60нчы чакрымында җәяүлене бәрдергәннәр.
ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, Зианчура районында яшәүче 30 яшьлек ир-егет "Hyundai Accent" автомобилендә Туймазы районында яшәүче 32 яшьлек кешене бәрдергән. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, җәяүле юл кагыйдәләрен бозмыйча юл аша чыгып барган булган.
Кызганычка каршы, ир-егет авария урынында үлгән. Машина йөртүче дә тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хәл буенча тикшерү башлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез