32 яшьлек хатын-кыз йөк машинасыннан “очкан” көпчәктән һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә 32 яшьлек хатын-кыз тукталышта автобус көткәндә йөк машинасыннан “очкан” көпчәктән һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига “Холмогоры” М8 юлының 19 нчы чакрымында булган. Юлдан барган бер мәлдә, йөк машинасының сул яктагы арткы көпчәкләре “коелган”. Берсе, юлдан тәгәрәп китеп, автобус тукталышында басып торган хатын-кызга килеп бәрелгән. Бичара шундук җан тәслим кылган.
Хәзерге вакытта Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздыра. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законда күздә тотылган тәртиптә карар кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре