Югары Ослан районында суд 34 яшьлек ир-атка баласын караган өчен пособие түләүне туктату һәм моңа кадәр бирелеп килгән акчаны дәүләткә кире кайтару турында прокуратура дәгъвасын карап тикшергән. Бу хакта “Татар-информ” прокуратураның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Бер хатын-кыз, инде күптәннән бергә яшәмәсәләр дә, элекке иренең законсыз төстә балага пособие алып ятуы, шул ук вакытта сабый өчен барлык чыгымнарның үзенә генә төшүе турында район прокуратурасына шикаять язып тапшырган.
Тикшерү нәтиҗәләре, чыннан да, ир-атның акчаны бала ихтыяҗына тотмавын һәм аны тәрбияләүдә катнашмавын күрсәткән. Суд, прокуратура таләпләрен канәгатьләндереп, ир-аттан дәүләттән законсыз алган 111 мең сумнан артыграк акчаны түләткән һәм аңа бала пособиесен бирүне туктаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез