35 еллык тарих: Татарстанны үзгәрткән вакыйгаларны барладык

1990 елның 30 августында Татарстан АССР Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Бу документ нигезендә ТАССР Татарстан Республикасы дип йөртелә башлый. Бу вакыйгадан соң 35 ел вакыт узган. Шушы вакыт эчендә Татарстан елъязмасы республика һәм андагы тормышны үзгәрткән нинди вакыйгалар белән баеды?

1990–1995

1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстанның беренче Президенты итеп сайлана.

1991 елның сентябрендә Татарстан Республикасының Фәннәр академиясен оештыру турында карар кабул ителә.

1992 елның маенда республикада Татарстан халыкларының корылтае уздырыла. Анда Милли-мәдәни җәмгыятьләрнең ассоциациясен оештыру турында карар кабул ителә.

1992 елның июнь аенда Бөтендөнья татар конгрессына нигез салына.

1992 елның 21 мартында Татарстан Республикасының дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум үткәрелә.

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының яңа Конституциясе кабул ителә. Анда март референдумының нәтиҗәләре теркәлә.

1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасында Үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләрнең чикләрен билгеләү турында килешүгә кул куела.

1995 елда Тузган торакны бетерү буенча республика программасы тормышка ашырыла башлый.

1995 елның 8 августында Татарстан Президенты Указы белән Татарстанны газлаштыру программасы хуплана һәм Татарстан Президенты каршында районнарны, шәһәрләрне һәм авылларны газлаштыру буенча бюджеттан тыш дәүләт фонды оештырыла.

1995–2000

1995 елның 30 августында Татарстан Республикасы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүнең 5 еллыгын билгеләп үтә. Болак елгасы һәм Кабан күле буенда оештырылган бу бәйрәм ел да үткәрелә торган традициягә әверелә.

1996 елның 24 мартында Минтимер Шәймиев икенче срокка Татарстан Президенты итеп сайлана.

1999 елда Казанда төбәкара клиник диагностика үзәге төзелә. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча әйдәп бара торган медицина үзәгенә әверелә.

1999 елның 17 августында Казан вертолет заводында җитештерелгән «АНСАТ» вертолеты беренче тапкыр һавага күтәрелә.

2000–2005

2000 елның 30 ноябрендә Казан Кремле ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

2001 елның мартында Минтимер Шәймиев өченче срокка Татарстан Президенты итеп сайлана.

2002 елның 22 октябрендә Саескан Тавы янында Кама елгасы аша салынган күпернең беренче чираты сафка баса.

2004 елда Чаллыда «Мастер» Кама индустрия паркы төзелә.

2005 елның 24 июнендә Кол Шәриф мәчете ачыла.

2005 елның 20 июлендә Ватиканнан Казанга Изге Мәрьям ана иконасы кайтарыла.

2005 елның 29 июлендә Казансу аша салынган «Миллениум» күпере ачыла

2005 елның 27 августында Казан метрополитены эшли башлый.

2005–2010

2005 елның 24 августыннан 30 августына кадәр рәсми төстә Казанның 1000 еллыгы билгеләп үтелә. Бәйрәм көннәрендә Татарстан башкаласында БДБ илләре җитәкчеләренең саммиты уза.

2005 елның 29 августында «Татнефть-Арена» сарае сафка баса. Аның тантаналы ачылышы Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү кысасында була.

2005 елның 21 декабрендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасына нигез салына.

2007 елда республикада өченче миллиард тонна нефть җитештерелә.

2008 елда «Соллерс-Елабуга» заводы сафка баса.

2008 елда Казан «Рубин»ы беренче тапкыр футбол буенча Россия чемпионы була.

2009 елда «Ак барс» хоккей клубы тарихта беренче тапкыр Гагарин кубогын ота.

2010–2015

2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты итеп сайлана.

2010 елның 26 апрелендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның Дәүләт киңәшчесе итеп сайлана.

2010 елда Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды проекты кысасында Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре реконструкцияләнә башлый. 2014 елда – Болгар тарихи-археология комплексы, ә 2017 елда Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелә.

2012 елның 9 июнендә Иннополис – IT белгечләр өчен Россиядә беренче шәһәр –  нигезенә капсула салына.

2013 елның 6–17 июнендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада – студентларның һәм яшьләрнең халыкара җәйге спорт уеннары үткәрелә. Казан Россиядә Универсиада үткәрелгән беренче шәһәр була.

2015 елның 9 июнендә Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис шәһәре рәсми төстә ачыла.

2015 елның 24 июль – 9 августында су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелә.

2015–2020

2015 елның 13 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов икенче срокка Татарстан Президенты итеп сайлана.

2016 елның 22 апрелендә дөнья күләмендә көнкүреш техникасы җитештерә торган иң зур компанияләрнең берсе – Haier – Чаллыда суыткыч заводы ача.

2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Матчлар «Казан-Арена» стадионында уза.

2019 елның 22–27 августында кадәр һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты үткәрелә. Ярышларда 63 илдән 1300 кеше катнаша.

2020 елның 1 сентябрендә Татарстан башкаласында «Адымнар» дип исемләнгән беренче полилингваль мәктәп ачыла.

2020 елда Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелә.

2020 елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә.

20202025

2020 елның 14 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов өченче срокка Татарстан Президенты итеп сайлана.

2020 елда республикада Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла башлый. Биш ел дәвамында республика районнарында 5174 ишегалды төзекләндерелде, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырды.

2022 елда сөт җитештерү күрсәткече, тарихи чикне узып, елына 2 миллион тоннага җитте.

2023 елдан «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы федераль дәрәҗәдә оештырыла башлый.

2023 елның сентябрендә Казанда тәүге тапкыр «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы уза.

2023 ел ахырында М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлеше кулланышка тапшырыла.

2024 елның февраль–мартында Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турниры уза. Фиджитал ярышларда дөньяның 107 иленнән 300 гә якын команда катнашты.

2024 елның 12–23 июнендә Казанда БРИКС Уеннары уза. Ярышларда катнашырга республикага дөньяның 80 нән артык иленнән 4,6 мең спортчы килде. Алар 27 спорт төре буенча көч сынашты.

2024 елның 22–24 октябрендә Казанда БРИКС илләренең саммиты уздырылды. Чарага 42 делегация җитәкчесе, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы килде. Чарада 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты.

2024 елда Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу юлы, Вознесение трактының икенче өлеше, Алексеевск–Әлмәт юлы ачылды, башкаланың Горький шоссесы тулысынча яңартылды, «Зур Зеленодольск» юлы төзелде, шулай ук М7 трассасының Иннополис янындагы өлеше кулланышка тапшырылды.

2025 елда Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде.

2025 елның 20 гыйнварында Камал театрының яңа бинасы рәсми төстә ачылды.

2025 елның 21–26 августында Казанда «Новая волна» халыкара музыка фестивале үткәрелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре