Газетага язылу

35 шәкерт мөфти кулыннан диплом алды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсенең филиалы Балтач үзәк мәчетендә инде ике дистә елга якын уңышлы эшләп килә.

35 шәкерт мөфти кулыннан диплом алды
Автор фотосы

Биредә шул еллар эчендә, көндезге һәм кичке бүлекләрдә укып, йөзләгән шәкерт кулларына ислам дине белгечлеге буенча диплом алган. Алар барысы да  райондашларына, күрше- тирә районнарда яшәүчеләргә  ислам динен өйрәтү,  үстерү, ныгыту буенча тырышып хезмәт итәләр, дип сөенә остазлары.

Әлеге филиалда балтачлылардан тыш күрше районнардан, Киров өлкәсеннән дә килеп, белем алалар.
Бу көннәрдә филиалның чираттагы чыгарылышы булды. Әлеге чарада мөфти Камил Сәмигуллин һәм мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннар да катнашты. Биредә дүрт ел буе белем алган кичәге 35 шәкерт мөфти кулыннан дипломнар алды. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре