Бүген Казанның Адоратский урамында бер йортта аздан гына фаҗига булмыйча калган. “KazanFirst” үз чыганаклары мәгълүматларына таянып язганча, бер хатын-кыз икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, аны ире тотып калмакчы булган, ләкин өлгермәгән.
Хатын-кыз исән калган, аны ашыгыч төстә хастаханәгә озатканнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, башына зыян килгән, сынган урыннары бар.
Зыян күрүченең шушы йортта яшәве мәгълүм. Ире белән үзара тавышланышмаганнар булса кирәк. Килеп туган хәлнең сәбәпләре билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез