Табиблар операциядән соң 38 яшьлек ханымның күкрәгендә 10 килограмм артык йөкне күтәреп йөрткәнлеген ачыклаган. Ире белән аерылышу аркасында бик көчле кичерешләргә бәйле рәвештә гормональ өзеклекләр килеп чыгу шул чиргә китергән, дип яза “Российская газета”.
“Ун ел элек аерылышырга туры килде, чөнки өзелеп яраткан ирем миңа хыянәт итте, – дип аңлаткан ул. – Борчылуымның чик-чамасы булмады. Кинәт кенә күкрәкләрем үсә башлады. Һаман саен зуррак бюстгальтерлар сатып алырга туры килде. Ә инде күкрәкләр үз авырлыгы белән салына башлагач, берьюлы 4әр бюстгальтер, тәнне бераз “җыю” мөмкинлеге бирердәй 2шәр топик кия идем. Юкса йөреп булмый иде. Иртәдән кичкә кадәр шулай киенеп йөрдем”.
Күкрәкләренең авырлыгыннан умырткалыгы, җилкә мускуллары авырта башлаган. Гәүдәсен төз тота алмавы сәбәпле кан тамырлары кысылып, бик каты баш өянәкләренә китергән. Коллегалары һәм туганнары хатын-кызны операция ясатырга күндергән. Клиникада аны бушлай ясаганнар. Операция 2,5 сәгать дәвам иткән. Хирурглар сөт бизләренең галәмәт нык үсүенә китергән биз тукымасын тулысынча алырга карар иткән. Шул рәвешле алар бичараны чирнең янә кабатлануыннан коткарган.
“Гигантомастиянең иң зур кыенлыкларыннан берсе – күкрәк зураю гына түгел, бик нык авырая да, – дип аңлатып үткән Чиләбе хастаханәсенең пластик хирургия бүлеге мөдире Юрий Васильев. – Бу хәл сәламәтлеккә бәйле бик күп проблемаларга да китерә. Мәсәлән, умырткалыкның күкрәк бүлегендә остеохондроз башлана. Мондый очракта күкрәкне кечерәйтергә генә кала”. “Котчыкмалы зур күкрәкләремнән котылуыма әлегәчә ышана алмыйм, – дигән табибларга хатын-кыз. – Ниһаять, иркенләп сулыш ала башладым. Хәзер инде 76 нчы түгел, ә 54 нче үлчәмдәге күлмәккә дә сыячакмын. Бу операция миңа чын мәгънәсендә яңа сулыш өрде!”
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез