4 яшьлек кыз ваннада батып үлгән

Липецкида дүрт яшьлек кыз ваннада батып үлгән. Әнисе беразга гына бүлмәдән чыккан була, ә кире кергәндә кызчыгын җансыз килеш таба.

Россия Тикшерү комитетының Липецк өлкәсе буенча матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, гаилә имин булган. Үлгән кыз бердәнбер бала була, дип хәбәр итә "Вести-Липецк".

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр бала үлеменең сәбәпләрен ачыклый, барлык вакыйгаларны тикшерә. Җирле басма мәгълүматлары буенча, сабыйның элегрәк сәламәтлеге белән проблемалары булган – ул ОРВИ вакытында тын алалмый торган була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фаҗига балалар бала

Көн хәбәре