Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, 10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабызылачак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен теле - һәм радиоканаллар кулланылачак.
Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.
Ил төбәкләрендә хәбәр тарату системаларын тикшерү елга ике тапкыр - язын һәм көзен уза.
«Барыгызга да игътибар!» сигналы - бу халыкның игътибарын хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагына җәлеп итә торган бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавышлы элемтә, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка техник хәбәр итү чаралары ярдәмендә яңгыратылырга мөмкин, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез