Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче бер ир-ат 40 градуслы суыкта тундрада адашып йөргәнннән соң исән-сау табып ала, дип хәбәр итә "Ямалспас"эзләү-коткару отряды.
Ведомствода сөйләүләренчә, 6 гыйнварда Пуров районындагы Пякуто күле ягына киткән 66 яшьлек ирнең снегоходы ватылган. Ул коткаручыларны көтеп тормый һәм юлын билгесез юнәлештә чаңгыда дәвам итә. Аның белән элемтә өзелә.
Ир-атны "Ямалспас" ның тугыз хезмәткәре һәм "Лиза Алерт"ның өч волонтеры эзләгән. "Эзләүне һава торышы катлауландырды: буран һәм экстремаль түбән температура – 40 градуска кадәр салкын булды. Дүрт көн буе эзләү нәтиҗәсендә, ир-ат тундрада исән килеш табылды", - диелә хәбәрдә.
"Ямалспас" та билгеләп үтелгәнчә, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез