Газетага язылу

42 яшьлек ир-атның күзендә агач үсә язган

Якутиядә 42 яшьлек ир-ат, башы һәм күзенең бик нык авыртуы сәбәпле, ашыгыч офтальмология ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать иткән.

Табиблар аның күз кабагы астында агач орлыгының тамырланып ятуын күреп шаккаткан.

Ир-ат күзендәге орлык белән дүрт ай чамасы йөргән. Аны ул урманда йөргәндә “эләктергән”. Шушы вакыт эчендә орлык, тамырланып, күз тукымаларына  үтеп кергән. Табиблар күзгә кергән орлыкны укол энәсе ярдәмендә алган. Хәзер инде ир-атның сәламәтлегенә берни дә янамый, дип яза “Российская Газета”.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре